Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бәйрәмнәргә бай көннәр

Иртәгә район үзәгендә районның төп чыршысы ачыла, Яңа елны каршылауга багышланган бәйрәм чараларына старт бирелә.

Бәйрәм программасы кичке сәгать биштә башлана. 27 декабрьдә чыршы әйләнәсенә яти­мнәр һәм чит гаиләдә тәрбияләнүче балалар җыела. Аларны балалар сәнгать мәктәбе янындагы чыршы һәм зур бәйрәм программасы көтә. Бүген, иртәгә һәм берсекөнгә Кыш бабай, Кар кы­зы белән бергә әкият геройлары инвалид балалар янында булачак. Бездә барлыгы 53 шундый бала яши. Приютларда тәрбияләнүче сабыйлар да читтә калмый. Кыш бабай белән бергә алар янына әти-әниләре дә барачак. Район Картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр дә игътибар үзәгендә, аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлаячак. Спорт сөючеләрне шатландырырга ашыгабыз. 29 декабрьдә Кайбыч һәм Чувашиянең Батыр районы ирләр хоккей командалары очраша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чыршысы ачыла