Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Чәчүлек орлык сатып алганда, кайбычлыларга нәрсәгә игътибар итәргә?

Бакча сезонына әзерлек башланды. Көзен мул уңыш алу өчен иң элек бүген сатуда киң ассортименты тәкъдим ителгән яшелчә, чәчәк культуралары орлыгын дөрес сайларга кирәк.

"Россельхознадзор»ның Татарстан буенча идарәсенең фитосанитар һәм бөртек сыйфаты күзәтчелеге һәм орлык контроле бүлеге дәүләт инспекторы Айрат Хәмиев әйтүенчә, закон буенча селекция казанышларының дәүләт реестрына кертелгән авыл хуҗалыгы культуралары орлыгын гына сатарга ярый. Әле тагын аларның сорт һәм чәчү сыйфатын раслаучы документлары булу да шарт. Шуңа да орлык сатып алганда әлеге чәчүлек партияләренең тишелеше һәм документның гамәлдә булу вакыты күрсәтелгән таныклыкны таләп итәргә кирәк. Орлык салынган капта исә аны сатучы оешманың, фирманың исеме, адресы, телефоны, реестрга туры китереп, культураның, сортның исеме, сорт һәм чәчү сыйфатына стандарт билгесе (ТУ), партия номеры, граммнарда яисә данәләрдә күләме, көнен, аен күрсәтеп, сату вакыты язылырга тиеш. Россельхознадзор идарәсе орлык сатуда авыл хуҗалыгы үсемлекләре, орлыкчылыгы өлкәсендә закон таләпләре үтәлешенә күзәтчелекне көчәйтә. Каплы орлык сатучы сәүдә нокталарына рейдлар үткәреләчәк. Өстә әйтелгән таләпләр үтәлмәгән һәм шикле булганда, 420059, Казан, Оренбург тракты, 20А йорт адресы, 8(843)570-27-65, 277-68-29 телефоны/факсы яисә shn.tatarstan.ru сайтында Интернет кабул итү бүлмәсе аша "Россельхознадзор" идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чәчүлек орлык сатып алганда, кайбычлыларга нәрсәгә игътибар итәргә?