Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Чемпион белән очраштылар

Зур Урсак мәктәбенең яшь чаңгычылары Яшел Үзәндә легендар шәхес, атказанган спорт остасы, 1976 елгы Олимпия уеннарының штанга күтәрү буенча чемпионы, хәзерге вакытта штанга буенча Россиянең яшьләр җыелма командасының баш тренеры Николай Колесников белән очрашты.

Бу очрашуны район яшьләр сәясәте, спорт һәм физкультура бүлеге начальнигы Юрий Михайлов оештырды. Спортсмен аларга үзенең гади авыл малае булуы, зур спорт дөньясына ничек кереп китүе хакында сөйләде, бүгенге шәкертләре - спорт йолдызлары белән таныштырды. Очрашу ахырында Юрий Михайлов һәм Николай Колесников арасында Кайбыч районында спортның штанга күтәрү төрен үстерү хакында эшләкле сөйләшү булды. Николай Алексеевич бу эштә үзенең һәрьяклап ярдәм итәргә теләге булуын җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зур Урсак мәктәбе