Өченче буын үрләр яулый
Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган "Өченче буын" Республика пенсионерлар спартакиадасында Кайбыч командасы уңышлы чыгыш ясады.
Пенсионерлар берлеге оештырган бәйгедә Дамирә Шаһивәлиева бер урыннан ераклыкка сикерү буенча, барлык көндәшләрен узып, республика буенча беренчелекне яулаган һәм медаль белән бүләкләнгән. Өстәвенә, 500 метрга кросста ул алтынчы урын да яулаган. Бер чакрымга йөгерүдә Фариз Зәйнуллин финишка шулай ук алтынчы килгән. Дартс буенча Александра Шешегова сигезенче урынга чыккан. Гомуми нәтиҗәләр буенча Кайбыч пенсионерлары республика командалары арасында җиденче урынны яулаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев