Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Чираттагы урак батырларының исемнәре билгеле булды!

Урак батырларына вымпеллар тапшырганга ун көн үтте, димәк, яңа батырларны барларга вакыт җиткән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә һәр ун көн саен иң күп ашлык суктыручыларны билгелиләр һәм аларга муниципалитет башлыгының Рәхмәт хаты, күчмә вымпел тапшырыла. Кайбыч игенчеләре Республика көнен югары хезмәт уңышлары белән каршылый.

Бу юлы районның баш аграрие Фиргать Басыйров белән сәфәребезне Кошман кырыннан башладык. "Клаас-Тукано" комбайнчылары арасында район күләмендә беренче баручы Айрат Сафиуллин көзге бодай басуын иңли. Ярдәмчесе - Мөрәле авылы егете Илнур Мифтахов белән бергә урак башыннан 12746 центнер ашлык суктырырга өлгергәннәр. 22 еллык механизатор стажы булган Айрат Сафиуллин ун ел инде кыр корабында туган ягы кырларын иңли. Урак башыннан бирле беренчелекне кулдан ычкындырмыйча эшли. Хезмәт яратуы, намус белән җаваплылык тоеп эшләвенең нәтиҗәсе бу. Бу сыйфатларның аңа каян килүе турында озак баш ватасы юк - үз заманында бөтен республикада танылу алган алдынгы комбайнчы Рәхимулла Сафиуллинның улы бит ул!

- Әле малай чагымда ук, дүртенче классны тәмамлауга, әти үз янына комбайнчы ярдәмчесе итеп алган иде. Әнә шулай кечкенәдән ул миңа икмәкнең кадерен белергә, игенче хезмәтенең җаваплы һәм кирәкле икәнлеген каныма сеңдерде. Гаиләмдә бар да тәртип, Зөлфиям белән ике ул үстерәбез, - диде Айрат горурланып.

Ярдәмчесе Илнур Мифтахов та төшеп калганнардан түгел: яшь егет икмәкнең тир түгеп үстерелүен яхшы аңлый. Автотранспорт техникумында өченче курсны тәмамлаган Илнур өчен бу дүртенче урак. Сафиуллин һәм Мифтахов экипажы сынатмый!

"Акрос-530" комбайнчылары арасында "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең икенче филиалы комбайнчысы Альберт Шакиров ярдәмчесе Илшат Зиадиев белән беренчелекне үз кулларында ышанычлы тота. Урак башыннан алар 10687 центнер ашлык суктырган. Альберт та тәҗрибәле механизатор, аның 27 еллык стажы бар. Шуның алтысын ул комбайн штурвалы артында үткәрә. Илшат Зиадиев белән өченче сезонын бергә эшли. Алар быел икенче тапкыр Рәхмәт хатына лаек булды, күчмә вымпел да алардан күчеп тормады.

- Максатыбыз - игеннәрне вакытында, югалтуларсыз җыеп алу. Безнең өчен һәр минут кадерле. Бүген бераз яңгыр явып үтте, басулар җилләүгә эшкә керешәчәкбез, - диде Альберт.

"ДОН-1500" комбайнчылары арасындагы лидер Леонид Батмановны Кече Подберезье басуында очраттык. Урак башыннан Леонидка өченче тапкыр инде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хаты тапшырыла. Эш башыннан ярдәмчесе Николай Гаврилов белән барлыгы 8734 центнер ашлык суктырган ул. "Гөбенә"нең тагын бер уңган комбайнчысы - Мәлки егете Харис Хәбибуллин да бүләкләнде бу көнне. "Нью-Холланд" комбайнчылары арасында быел да беренче бара. Ярдәмчесе - улы Дамир. Алар урак башыннан барлыгы 13208 центнер икмәк суктырганнар.

- Язын игеннәр күтәрелеп килгәндә яңгыр булмавы бөртеклеләрнең уңдырышлылыгын шактый киметте, билгеле. Шулай да без булганын югалтуларсыз җыеп алырга тырышабыз, - диде Харис.

Юлыбызны элеккеге совхоз басуына юнәлдердек. Биредә Лазаревлар династиясе кыр корабларында басуларны иңли. Районның данлыклы комбайнчысы Георгий Лазарев энесе Геннадий белән эшли. Георгий горурлана ала, чөнки үзенә ышанычлы алмаш әзерләгән. Улы Альберт быелгы уракта әтисен дә уздырып җибәргән: ярдәмчесе - улы Андрей белән "Мега-Класс" комбайнында алдынгылар сафында.

- Уракка төшәр алдыннан комбайнны улым белән энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыктык, әлегә сынатмый. Андрей белән дүртенче сезон эшлибез. Әти кебек, миңа да үземә алмаш әзерләргә кирәк бит, - ди Альберт, елмаеп.

- Альберт Лазарев районның барлык комбайнчылары арасында беренче урында бара. Узган ел 15 мең центнер ашлык суктырган иде. Быел урак азагына кадәр бу күрсәткече шактый артыр дип уйлыйм, - диде Фиргать Басыйров Альбертны бүләкләгәндә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чираттагы урак батырларының исемнәре билгеле булды!