Чишмәләргә бай ягым
Кайбычта чишмәләргә үзгә бер караш. Бездә аш-су әзерләгәндә краннан килгән суны кулланучыларны күрмәссең.
Әйтик, район үзәк сырхауханәсенә суны Афанасьевка авылыннан, халык телендә Завод чишмәсе дип йөртелә торган чыганактан китерәләр.
Шифалы чишмә суы белән әзерләнгән ризык тәмле дә, сихәтле дә. Ара ерак дип тормыйлар, күпләр суны биредән ала. Олы Кайбыч авылының Заречная урамында яшәүчеләр моннан ары чишмә суына кытлык кичермәс. Район башлыгы үтенече буенча шәхси эшмәкәр Сөләйман Гафиятуллин чыганак башланган урынга яңа бура эшләтеп куйган. Чишмәгә килгәч, Альберт Рәхмәтуллин район үзәгендә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтүе өчен Сөләйман Лотфуллаевичка рәхмәтен җиткерде. Алга таба су алу һәм хуҗабикәләрнең кер чайкый торган урынын да төзекләндерү күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев