Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Чиста су» программасы

31 октябрьдә Ульянково авылының Таулы, Яшел, Бакча урамнарына "Чиста су" программасы нигезендә су җибәрелде.

"ВКС" җаваплылыгы чикле җәмгыяте Таулы һәм Яшел урамнарына суүткәргеч салуны августта башлап җибәргән. Ике урамга барлыгы 2 чакрым 890 метр озынлыкта суүткәргеч салынган, яңа скважина бораулаганнар. Бу ике урамда эш башнясыз система буенча алып барыла, ягъни су белән тәэмин итүне компью­тер контрольдә тота. Район башкарма комитеты җи­тәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов ышандырганча, хәзер авылның әлеге өч урамында су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Чиста су” программасы