Чисталык икеайлыгы башланды
Язгы кояш кышкы җавапсызлыгыбыз өчен битне кызартмасмы: кар эри башлауга ук кыш буена җыелып барган чүп-чар баш калкытты. Битарафлыкны төзәтер чак җитте - 1 апрельдән санитар-экологик чисталык икеайлыгы игълан ителде.
Узган ел нәтиҗәләренә багышланган авыл җыеннарында чисталык мәсьәләсе ел саен күтәрелгәнне исәпкә алсак, эш байтак әле. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Иделаръягы территориаль идарәсенең Кайбыч районы буенча I категорияле инспекторы Марсель Фәхретдинов оешма-учреждение, хуҗалык җитәкчеләрен, авыл җирлеге башлыкларын, шәхси хуҗалыкларны бүгеннән үк тирә-юньне чистарту эшенә керешергә чакыра. Җыелган чүпне махсус билгеләнгән урыннарга гына түгәргә кирәклеген дә онытмасак иде. Чүп-чар түгеп, табигатькә зыян китергән өчен административ җәзаларның катгыйлануын да истә тотарга кирәк. Зыянның дәрәҗәсенә карап, юридик затларга 100 мең сумнан 250 меңгә кадәр, шәхси эшмәкәрләргә 30 меңнән 50 меңгә кадәр штраф салынырга мөмкин. Физик затларга 1 меңнән 2 мең сумга кадәр акча түләргә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев