Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Чүтидә Татарстан һәм Чувашиянең татар теле укытучылары очрашты

Чүти урта гомумбелем бирү мәктәбендә Кайбыч районы мәктәпләренең һәм Чувашия Республикасының Комсомол районындагы татар теле һәм әдәбияте укытучылары "Татар телен саклау" дип исемләнгән очрашуга җыелды.

Тел сагында торучы укытучылар иң элек Чүти мәктәбенең татар теле укытучылары Гөлнур Хаматшина, Раилә Козлова Сингапур ысулы белән ике класста ачык дәресләр үткәрде. Әдәби- музыкаль кичәдә аулак өй күренешен карадылар. Йөзек салыш уенында укучылар халкыбызның борынгы җыр-биюләрен башкарды, шигырьләр сөйләде.

-- Бала белемне ана телендә алырга тиеш. Кайбер мәктәпләрдә татар теле укытылса да, башка дәресләр рус телендә алып барыла. Татарстанда татар һәм рус телләре дәүләт теле булып санала. Ә үз дәүләтенең телен һәркем белергә тиеш. Шуның белән бергә, заманча технологияләр кулланудан да читтә калырга ярамый. Хәзерге вакытта Татарстанда укытучылар төрле илләрдәге, шул исәптән Сингапур ысулы белән укыту тәҗрибәсен өйрәнә, анда булган уңай якларны үзебезнең мәктәпләрдә кертергә тырышабыз, - диде район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров укытучыларны сәламләп.

Ул район мәгариф системасында, мәктәпләрдә балаларга белем һәм тәрбия бирүдәге үзгәрешләргә, реформаларга, китапханәләрнең бердәм электрон челтәре булдырылуга тукталды. Мәктәпләргә капиталь ремонт ясалуы, мәгариф системасына Татарстан хөкүмәте, район җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар бирелүен әйтеп узды.

-- Чыннан да Кайбычта мәгариф системасы- яңарыш юлында. Шуларның берсе - Сингапурча укытуга күчү. Дәрестә балалар өсләл артында дүртәр, алтышар утыра һәм команда белән эшләргә өйрәнә.Укучылар дәрестә актив катнаша, теманы җиңелрәк үзләштерә. Укытучыларыбыз иң элек үзләре яңача укыту серләренә төшенде. Хәзер барлык мәктәпләрдә дә бу ысулны киң кулланалар, - диде мәгълүмати - методик үзәк директоры, сингапурча укыту буенча тренер Светлана Петрова.

-Ике республика укытучыларының шулай бергә җыелып, туган телебезне саклау буенча макстчан эш алып барулары мактауга лаек. Татарстан безнең өчен һәрчак үрнәк,- диде Комсомол районы укытучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чүтидә Татарстан һәм Чувашиянең татар теле укытучылары очрашты

2
X