Депутат – халык илчесе ул
14 октябрьдә ТР Дәүләт Советына 45 нче Апас бермандатлы сайлау округыннан депутат сайлау уза.
Сайлаулар Апас, Кайбыч, Тәтеш, Кама Тамагы районнарында гына үтә. Чөнки 2009 елда безнең округтан депутат булып сайланган Туфан Миңнуллинның гомере вакытсыз өзелде. Бу сайлауларда депутат мандатына дүрт кандидат дәгъва кыла. ТР Дәүләт Советына депутат итеп, Кайбыч халкы мәнфәгатьләрен якларга сәләтле, инициативалы, иң мөһиме, оештыру сәләтенә ия булган, мөнбәрдән үз сүзен Туфан абый кебек өздереп әйтә белгән намуслы, халыкны борчыган проблемаларны хәл итәргә сәләтлесен сайларга кирәк. Депутат - халык илчесе ул. Сезне сайлауларга көтеп калабыз! Ул иртәнге сәгать 7дә башлана, кичке 8дә төгәлләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев