Депутатлар Кайбыч муниципаль район Советының 40нчы утырышын уздырды
Район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова районда югары һәм төп муниципаль вазифаларга кадрлар резервын билгеләү тәртибе, резерв билгеләүче комиссия составы белән таныштырды. Җирле үзидарә органнарының халык мөрәҗәгате белән ничек эшләве турында сөйләп, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның халыкны кабул итүдәге эшчәнлегенең республикада уңай яктан билгеләп үтелүен әйтеп узды. Республика Президенты аппараты...
- Халыкны кабул итү көннәрендә миңа килүчеләрнең үтенечләре төрле булса да, җиргә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сораучылар күпчелекне тәшкил итә. Кайберләренең гозерләрен үз авыл җирлекләрендә дә хәл итеп булыр иде. Әмма юк, тиешле җавап таба алмагач, район үзәгенә кадәр килергә мәҗбүр булалар. Авыл җирлеге ишеген ачып кергән һәр кешене дә тыңларга өйрәнегез. Аларны кабул итү - җирле үзидарә органнарының иң өстенлекле юнәлешләренең берсе булырга тиеш. "Халык контроле" системасы эшчәнлеге буенча Кайбычка килгән Татарстанда Кеше хокукларын яклау буенча уполномоченный Сәрия Сабурская да безнең эшне уңай бәяләде. Алга таба да шул югарылыкта эшләргә кирәк, - диде Альберт Рәхмәтуллин.
Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев җәмәгатьчелек инициативаларын карау буенча эшче эксперт группасы булдыру, башкарма комитетның оештыру-хокукый бүлеге начальнигы Айрат Сибгатуллин район Уставына үзгәрешләр кертү, бушлай юридик ярдәм күрсәтү турындагы нигезләмәне раслау, бездә спортны үстерү буенча Олы Кайбыч авыл җирлегенә вәкаләтләр бирү, Кеше хокукларын яклау буенча уполномоченныйның Кайбычтагы ярдәмчесе Сергей Лазарев узган елдагы эшчәнлеге турында сөйләде. Финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова район бюджеты турындагы карарга кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев