Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Десантчылар монда әзерләнә

Мәктәп укучылары өчен җәйге лагерьларның ниндиләре генә юк хәзер! Җаның теләгенен сайлап алу өчен хәбәрдар булырга, ягъни укытучылардан сорарга, мәгариф бүлегенә, социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әле шушы көннәрдә генә редакциягә кергән районның яшьләр лидеры Юрий Михайлов 24 июльдән Апас районындагы "Зөя" лагеренда эшли башлаячак "Яшь десантчы" профильле хәрби-палаталы...

- "Яшь десантчы"ның беренче сменасы 27 июнь-3 июльдә төгәлләнде. Безнең районнан ял итеп кайткан өч укучыга анда бик ошаган. Теләге булучылар анда тагын бара ала, моның өчен район яшьләр эшләре, спорт һәм физкультура бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, республикадагы "Патриот" үзәге тарафыннан оештырылган бу лагерь десантчылар хәзерләү юнәлешендә эшли. Ватан сакчысы булырга әзерләнүче булачак солдатлар өчен менә дигән әзерлек мәктәбе булачак ул. Укучылар ял белән бергә физик әзерлек, стройда йөрү, пневматик мылтыктан ату, тизлеккә автомат сүтеп-җыю, спортның төрле төрләре, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча күнекмәләр алачак, ярышларда катнашачак. Теләүчеләр парашюттан да сикерә ала, әмма монысы үз теләгең, ата-аналар рөхсәте белән генә. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, "Яшь десантчы"да ял итү бушлай, ата-аналар да взнос түләми, - диде Юрий Валтерович.

Беренче сменада ял иткән Кайбыч егетләре үзләрен ныклы әзерлекле итеп күрсәткән. Мәлкидән Василий Воробьев пневматик мылтыктан атуда беренче урынны яулаган. Авылдашы Антон Галкин турникта атынып икенче урынга чыккан. Ә Зур Урсактан Алмаз Нуриев кросста йөгерүдә икенче килгән. Өчесе дә диплом һәм истәлекле бүләккә лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч “Зөя” “Яшь десантчы” ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы