Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Дилә белән Булат Нигъмәтуллин авылдашыбызның якты истәлегенә концерт куйды

Танылган артистлар- Дилә белән Булат Нигъмәтуллиннарның Олы Кайбычтагы мәдәният йортында узган концертында залда алма төшәрлек тә урын юк иде.

Тамашачылар арасында төрле авыллардан килгән авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче белгечләр, ветеринария табибларының да күп булуы аңлашыла. Чөнки әлеге концерт безнең арабыздан вакытсыз киткән Самат Хәйретдиновның якты истәлегенә багышланган иде. Концертка аның туганнары, авылдашлары, күршеләре дә чакырылган иде. Самат Рәшит улының гомере район ветеринария берләшмәсе начальнигы булып эшләгән вакытында юл фаҗигасеннән соң өзелде. Бу концерт аның сеңлесе, эшмәкәр Гөлнара Хәйретдинова ярдәме белән оештырылды. Нигъмәтуллиннарның "Абый-сеңел" дуэты гүя аңа да абыйсы Самат белән бергә яшәгән елларны хәтерләтә.

Әлеге концертка район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да үзенең тормыш иптәше Эльмира ханым белән килгән иде.

-Бүгенге концерт бу гаиләдә туганлык җепләренең ничек ныклы булуын күрсәтә. Самат Рәшит улы чыннан да безнең күңелләрдә тирән эз калдырып китте. Әгәр исән булса, ул минем ышанычлы ярдәмчем булыр иде. Әлеге концертны оештырган өчен Гөлнара Рәшит кызына халкыбыз исеменнән тирән рәхмәтемне белдерәм,- диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дилә белән Булат Нигъмәтуллин авылдашыбызның якты истәлегенә концерт куйды