Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Дәүләт инспекторлары Кайбычта Хуҗа Хәсән мәктәбе ашханәсен тикшерде

"Россельхознадзор"ның Татарстан буенча идарәсенең Буадагы районара филиалындагы фитосанитар күзәтчелек бүлеге дәүләт инспекторы Айрат Хамиев белән ветеринария күзәтчелеге дәүләт инспекторы Гөлнара Арысланова Кайбычка тикшерү белән килде.

План нигеезендә үткәрелгән тикшерү вакытында алар Хуҗа Хәсән урта гомумбелем бирү мәктәбе ашханәсендә ярмалар һәм ит продуктларының тиешле таләпләргә туры килүен һәм сыйфатын, куркынычсызлыгын күрсәтүче документлары булуын һәм азык-төлекнең тиешенчә саклануын тикшерде. Инспекторлар биредә җитешсезлекләр тапмаган, укучылар ризыгы тиешле таләпләргә туры килә. Айрат Хамиев әйтеп узганча, мондый тикшерүләрнең максаты- укучылар иминлеген тәэмин итү, сыйфатсыз ризыкның мәктәп ашханәләренә керүенә юл куймау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дәүләт инспекторлары Кайбычта Хуҗа Хәсән мәктәбе ашханәсен тикшерде