Дәүләт советы спикеры Кайбычка килә
14 февральдә районга Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның килүе көтелә.
Дәүләт Советы спикеры бу көнне көндезге беренче яртыда "Кайбыч" боз мәйданын ачу тантанасында катнаша. Аннан соң сәгать икедә мәдәният йортында Кайбыч районының узган елдагы социаль-икътисади үсеше, бу елга бурычлары буенча отчет җыелышы уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев