“Доброград-2013” палаткалы лагерена барасызмы?
Татартсан Республикасының Биектау районындагы Куркачи поселогындагы палаткалы лагерь "Татарстанда иреклеләр үсеше үзәге" төбәкара яшьләр җәмәгатьчелек оешмасы һәм Татартсандагы аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан оештырылган.
Әлеге палаткалы лагерь 22-28 июль көннәрендә эшли.
"Доброград-2013" лагерена муниципаль берәмлекләрнең 14-20 яшькә кадәрге социаль яктан актив яшьләре, мәктәпләр, җәмәгатьчелек оешмаларындагы иреклеләр хәрәкәте активистлары чакырыла. Алар бәйге нигезендә сайлап алына. Гаризаларны 10 июльгә кадәр тапшырыга кирәк. Бәйгедә катнашу өчен 5 июльгә кадәр тутырылган анкетаны факс буенча 8(843)2318224, 89272459123, 89376152237 яки электрон адреска ksddrt@mail. ruга (Ксения Спиридонова) җибәрергә кирәк. Бу лагерь турында тулы мәгълүмат http dobrovoets .tatarstan. ru сайтында танышырга мөмкин. Лагерь программасында- уку занятиеләре, фестиваль, күргәзмәләр, спорт чаралары, экскурсияләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев