Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Доброград»ка киттеләр

11-17 июль көннәрендә Лаеш районының Кама елгасы буендагы Ак таулар дигән урынында "Доброград" төбәкара палаталы лагере эшләде.

ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы ярдәме белән "Татарстан Республикасы иреклеләр үсеше үзәге" төбәк яшьләр җәмәгатьчелек оешмасы оештырган бу лагерьда Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән актив яшьләр, волонтерлар ял итте. "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Алсу Биктимерова һәм Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы Кристина Дунаева да алар арасында иде. Бу палаткалы лагерьда ял итү өчен икесе дә конкурста сайлап алу турын уңышлы узган. "Доброград"та мастер-класслар, тренинглар, Татарстанның тарихи-мәдәни әһәмияткә ия булган урыннары турында презентацияләр уздырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы «Доброград» Кама