Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Документлары булмаган ике мотоциклчыны Кайбыч ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарланган

Агымдагы елның 10 июненнән 20 июненә кадәр Татарстанда "Мотоцикл" профилактик ункөнлеге уза.

ЮХИДИ хезмәткәре Илфат Әхмәтов әйтеп узганча, ункөнлекнең максаты - мотоциклларын тиешле тәртиптә теркәмәүчеләрне ачыклау, документларын тикшерү, юл кагыйдәләрне бозуларын кисәтү, мотоциклларга бәйле юл һәлакәтләрен кисәтү. Агымдагы елның биш аенда республика территориясендә мотоциклчылар катнашында 95 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, сигез кешенең гомере өзелгән, 101е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Бу елның маенда һәлак булган мотоцикл йөртүчеләрнең берсенең дә идарә итү таныклыгы булмаган.

25-28 май аралыгында Әлмәт, Чистай, һәм Норлат районнарында мотоциклчылар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләрендә 4 кешенең гомере өзелгән. Мотоцикллары дәүләт автоинспекциясендә теркәлү узмаган. Чистай-Түбән Кама автомобиль юлының 35нче чакрымында "ИЖ" мотоциклы йөртүчесе (бишексез) өч пассажир белән сигнал баганасына барып керә, шуннан юл читенә төшеп, су агу торбасының битон мәйданчыгына каплана.1996 елгы пассажир һәлакәт урынында алган җәрәхәтләрдән һәлак булган. Мотоцикл йөртүче һәм тагын ике пассажир район үзәк сырхауханәсенә китерелгән. Безнең районда да мотоциклчылар еш очрый. Агымдагы елның биш аенда бездә тоткарланган ике мотоциклчының да документлары булмаган. Өстәвенә, берсе техникасы белән исерек хәлдә идарә иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Документлары булмаган ике мотоциклчыны Кайбыч ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарланган