Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Дүрт кешенең гомерен өзгән һәлакәт

4 июльдә "Уланово-Каратун" юлының егерменче чакрымында килеп чыккан юл һәлакәте вакытында дүрт кешенең, шул исәптән дүрт яшьлек баланың гомере өзелде.

ВАЗ-211540 һәм Шевроле "Нива" машиналарының бәрелешүе нәтиҗәсендә килеп чыккан һәлакәттә ВАЗ-211540 ның өч пассажиры шунда ук һәлак була, ә көчле тән җәрәхәтләре алган бер хатын-кызның гомере район үзәк сырхауханәсенә бару юлында өзелә. Бу машинадагы тагын ике кеше сырхауханәгә китерелгән, врачлар аларның хәлен авыр дип бәяли. Россия Эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара бүлеге ЮХИДИе начальнигы дәүләт автоинспекторы Румбик Гәрәев сүзләренә караганда, баланы махсус җайланмага утыртмаган булганнар, машина эчендә пассажирлар саны да артыграк булган. Әлеге юл һәлакәте буенча тикшерү эшләре алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һәлакәт