ДЖАЗ ДӨНЬЯСЫНА СӘЯХӘТ
Татарстан Республикасы филармониясендәге джаз-оркестр 25 апрельдә Кайбыч укучылары өчен укыту-танып белү программасы тәкъдим итә.
"Джаз дөньясына сәяхәт" дип исемләнгән әлеге чара якташыбыз - Россиянең атказанган артисткасы Лидия Әхмәтова тәкъдиме белән оештырыла. Бу көнне Олы Кайбыч мәдәният йортында укучыларга джазның иң яхшы әсәрләре, җыр-биюләр тәкъдим ителәчәк. Соңыннан алар шушы ук көнне Мәлкидәге күпфункцияле үзәктә чыгыш ясарга җыена.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев