Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Экстремизм һәм террорчылыкка мәгълүмати каршы тору

Буада Иделаръягы зонасында чыгучы район газеталарының баш редакторлары, җиде муниципаль берәмлекнең җәмәгатьчелек советлары җитәкчеләре һәм террорчылыкка каршы көрәш комиссияләре секретарьләре катнашында "Экстремизм һәм террорчылыкка каршы көрәш чарасы буларак массакүләм мәгълүмат чаралары: деструктив һәм экстремистик оешмаларга мәгълүмати каршы торуның үзенчәлеге" дигән темага зона киңәшмәсе узды.

Түгәрәк өстәл артында сөйләшү рәвешендә узган киңәшмәне Татарстан Республикасы Җәмәгатьчелек палатасы әгъзасы, "Татмедиа" ААҖ генераль директоры киңәшчесе Владимир Шевчук алып барды.

ТР Президентының Татарстан Дәүләт Советына юлламасы яктылыгында ТР Җәмәгатьчелек палатасы гражданнарны республикада социаль-сәяси тотрыклылыкны саклауга тартуда нәтиҗәле механизм эшләү максатында җәмәгатьчелек институтларының эшчәнлеген реаль эшләр белән тулыландыруда рекомендацияләр эшләгән. Журналистлар, хакимиятнең муниципаль органнары, җәмәгатьчелек һәм дини берләш­мәләр, көч структуралары белән актив хезмәттәшлек итеп, экстремизмга каршы тору темасын киң яктыртырга һәм патриотизм, толерантлык пропагандасын алып барырга, электрон басмада кисәтү һәм аң­лату юнәлешендәге мәка­ләләрне даими урнаштырырга тиеш. Журналистларның һөнәри һәм гражданлык позициясе, ТР Президенты юлла­ма­сын­нан күренгәнчә, мәгълү­мат ташкынында юнәлешкә әйләнергә ти­еш. Барыбызга да яңа шартларда эшләргә өй­рә­нергә кирәк.

Мондый киңәшмә быел дүртенче тапкыр уздырылды. Анда республиканың 36 районыннан 400 дән артык кеше катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Экстремизм һәм террорчылыкка каршы көрәш чарасы буларак массакүләм мәгълүмат чаралары: деструктив һ... Экстремизм һәм террорчылыкка мәгълүмати каршы тору