Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Эшмәкәрлеккә – дәүләт ярдәме

26 июньдә ТР Хөкүмәт йортында журналистлар өчен чираттагы видеобрифинг үткәрелде.

Анда сүз 2012 елда эшмәкәрлек үсешенә ярдәм программалары хакында барды. ТР Инвестицияләр үсеше агент­лыгы җитәкчесе Линар Якупов "Гарантия фонды" программасы турында сөй­ләде. Әлеге программа кысаларында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, эшмәкәрлеккә ярдәм инфраструктурасын тәшкил итүче оешмаларга, банк кредитлары буенча җаваплылыкны үз өстенә алу (поручительлек) тәкъдим ителде. Кредит 1 елдан да ким һәм 7 елдан да артык булмаган вакытка бирелә. Поручительлекнең максималь суммасы 30 миллион сум тәшкил итә. Фондның бүләкләү күләме 1-2 процент дәрәҗәсендә, ул поручитель булу срогына һәм заемщик эшләгән тармакка бәйле.

- Яңа программаларга гаризалар һәм документлар 2 июльдән кабул ителә башлый, - диде Ленар Якупов. Барлык төр бюджетлардан быел эшмәкәрлек үсешенә 1 миллиард 695 миллион сум акча каралган. Аның сүзләреннән аңлашылганча, быелның төп үзгәрешләренең берсе "Лизинг-грант" программасына кагыла. Узган ел 9 лизинг компаниясе теркәлгән булса, быел аларның саны артуы көтелә. Ләкин бу компанияләрнең ике еллык эш тәҗрибәсе булуы шарт. Субсидияләр суммасы лимиты да арткан. Башлангыч эшмәкәрлек бер­ләш­мәләренең аванс чыгымнарын өлешчә каплау өчен каралган "Лизинг-старт" программасы буенча, килешүнең 40 процент суммасы бирелә, ләкин ул 1 миллион сумнан артмаска тиеш. "Лизинг-өстенлек" программасы гамәлдә торучы эшмәкәрлек берләшмәләренә аванс түләве буенча чыгымнарны каплау өчен субсидияләр бирүне күздә тота. Хезмәткәрләр саны 50 кешедән кимрәк булган оешмалар өчен лизинг килешүенең 30 процент күләме билгеләнгән, ул 3 миллион сумнан артык булмаска тиеш. Хезмәткәрләр саны 50 кешедән арткан предприятиеләр 10 миллион сумга кадәр субсидия алырга мөмкин. Моның өчен документлар пакеты күпкә гадиләштерелгән. Үз чыгышында Линар Якупов башка төр программаларга да тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: видеобрифинг Эшмәкәрлек

2
X