Федераль инспектор рәхмәте
Суд приставлары 1 ноябрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узган иде. Шул уңайдан 6 ноябрьдә Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә тантана үткәрелде.
Республиканың барлык районнарыннан килгән суд приставлары катнашындагы әлеге тантанада эшчәнлеккә йомгак ясалды, хезмәт алдынгылары бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасында район суд приставы-башкаручысы Фәнзилә Вахитова да бар. Ул Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Рөстәм Идрисовның Рәхмәт хатына лаек булды. Бу хатта: "Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Һөнәри осталыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез, эшегезгә җаваплы каравыгыз белән сез законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш кертәсез, яшь хезмәткәрләргә үрнәк булып торасыз", - диелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев