Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Федоровское, Колаңгы мәктәпләрендә спорт мәйданчыклары төзелә

Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов әйтүенчә, Федоровскоеда спорт мәйданчыгы урынында җирне казып, ком, вак таш түшәгәннәр.

Аның өстенә асфальт, резинадан эшләнгән махсус материал түшәләчәк. Анда волейбол, баскетбол мәйданчыклары урын алачак, янәшәсендә ясалма чирәм түшәлгән мини- футбол кыры да ясау күздә тотыла. Биредә тренажерлар өчен махсус урын да каралган. Федоровское мәктәбендәге спорт мәйданчыгы төзелешенә өч миллион сумнан артык акча сарыф ителәчәк.

Колаңгы мәктәбендә әлегә котлован казыйлар. Бу объектны төзүгә бер миллион сумнан артык акча каралган. Әлеге мәктәпләрдә эш тәмамлангач, төзүчеләр Зур Подберезье, Мәлки мәктәпләрендә дә шундый ук спорт мәйданчыклары булдырачак. Алар җирләр туңдырганчы ике мәктәптә эшне төгәлләргә җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Федоровское, Колаңгы мәктәпләрендә спорт мәйданчыклары төзелә