Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Федоровское мәктәбе укытучысы Иҗтимагый яшьләр палатасы әгъзасы итеп сайланды

Федоровское мәктәбе укытучысы Алсу Миңнуллина Татарстан Дәүләт Советындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы әгъзасы итеп сайланды.

Яшьләр палатасына активистларны "Бердәм Россия" партиясе яшь гвардиясенең "ПолитЗавод-2014" иҗтимагый-сәяси проекты нигезендә игълан ителгән бәйге нәтиҗәләре буенча сайлап алдылар. Бәйгедә Татарстаннан биш меңнән артык кеше катнашкан, шуларның йөзе финалга узган. Алар арасында безнең Алсу да бар. Әлеге проект кысаларында 6 майда Татарстан Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов, партиянең Татарстандагы бүлеге секретаре урынбасары Римма Ратникова һәм партиянең төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев белән очрашулары узды. Анда республикада яшләр белән эшләүгә, бу юнәлештә яңа алымнар куллануга, сәяси тормышка тартуга зур игьтибар бирелүенә басым ясалды. Очрашудан соң алар "Идел" яшьләр үзәгенә өч көнлек форумга китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Федоровское мәктәбе укытучысы Иҗтимагый яшьләр палатасы әгъзасы итеп сайланды

2
X