Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Өлкәннәр көне уңаеннан концерт узды

"Гомер дигәннәре аккан суда ага да китә икән..." Бу сүзнең чын асылын гомер көзенә керүчеләр генә аңлыйдыр. Әнә шул көзне үткәрергә җылы оя, ягымлы караш, тәрбия кирәк адәм баласына. Картлыгында ялгыз көн күчүче әби-бабайлар хәленә калырга язмасын...

"Шөкер, ярый әле шушы йортыбыз бар". Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләрнең теленнән төшми торган сүз бу. 26 кешенең һәркайсының үз тарихы, язмыш юллары, сынау-авырлыклары төрлесенең төрле булса да, ялгызлык дигәннәре берләштерә аларны. Бер бүлмәдә яшәүче Ират абый Гыймадиев белән Харис абый Тимергалиевны гына алыйк. Ират абыйның бирегә килеп урнашуына 3 ел гына булса, Харис абый картлар йортында оешкан беренче көннән бирле яши. Монда ул торыр урын гына түгел, дуслар да, яраткан шөгыль дә тапкан. Һәр бәйрәм чарасын, картлар йортының тормыш мизгелләрен фотога, видеога төшерү белән мавыга Харис абый. Элегрәк кәрәзле телефонга гына иде, соңгы арада видеокамерага яздыра икән. Соңыннан, бергә җыелып, зур экранлы телевизордан үзләрен карыйлар да әле. Менә нинди алыштыргысыз кеше ул! Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган бәйрәмне дә, республиканың үзәк телеканалыннан килгән телеоператордан бигрәк, Харис абый тырышып төшерде.

Раиса Емелеева исеме дә газета укучыларга яхшы таныш. Яшәү мәгънәсе, рухи кыйммәтләр турындагы фәлсәфи уйлары шигырьләрендә чагылыш таба. Якыннарын, яшәү урынын югалткач, монда килгән ул. Бер кулы хәрәкәтсез булса да, бүлмәсендә гөлләр үстерә, соңгы арада чигү белән дә шөгыльләнә башлаган.

- Ялгыз башка нинди генә уйлар килми... Кызымны миннән авыру тартып алды, күңел ярасы шигъри юлларга күчте. Шуннан бирле яза башладым. Мондагы тормышымны ямьләндерү үземнән торуын аңладым. Гөлләрем рухландыра, кәефем төшә башласа, чигүемне кулга алам... Картлар йортына кунаклар килгән көннәрдә аеруча бәхетле мин, чөнки төрле кешеләр белән аралашырга яратам, - ди Раиса ханым. Нәзәкатьле шагыйрь күңелен кысаларга сыйдырып булмый шул...

Олы Кайбыч мәдәният йорты хезмәткәрләренең җырлары өлкәннәр өчен бәйрәм бүләгенә әверелде. Аларның чыгышын сый-нигъмәтле табын янында утырып тыңладылар, бәйрәм уңаеннан картлар йортында яшәүче һәркемгә бүләк тә әзерләгәннәр. Бүләктән дә кадерлерәге - кунаклар белән аралашып юандылар әби-бабайлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар интернатйортында Өлкәннәр көне уңаеннан концерт узды