Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Фельдшер-акушерлык пункты әзер

"2012 елга Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендә беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү сәламәтлек саклау учрежденияләрен төзү, агымдагы һәм капиталь ремонт ясау программасы кысаларында Кече Кайбыч авылында фельдшер-акушерлык пунктына капиталь төзекләндерү үткәрелә.

Хәзерге вакытта биредә "Заман" подрядчы оешмасы эшчеләре төзекләндерүне төгәлләү алдында. Иске шифер түбәне профнастилга алыштырганнар, яңа пластик тәрәзәләр урнаштырылган, ишек куелган. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов белән Дәүләт инвестиция-төзелеш идарәсенең әйдәүче белгече Сергей Харьков ремонт барышыннан канәгать калды.

Программа кысаларында "Заман" җәмгыяте райондагы сигез фельдшер-акушерлык пунктын төзекләндерә, шуларның җидесендә эш төгәлләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фельдшеракушерлык пункты