Февраль аенда бер көн артык ял итәбез
Февраль аенда республика халкын өстәмә ял көне көтә.
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне Россия Хезмәт кодексы нигезендә бәйрәм көн булып санала. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 2015 елда республикада 243 - эш һәм 122 ял көне исәпләнә. Шул ук вакытта елның 8 көнендә (30 апрель, 8 май, 11 июнь, 16 июль, 23 сентябрь, 3 ноябрь, 5 ноябрь һәм 31 декабрь) эш вакыты бер сәгатькә кыскарак булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев