Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Финишка якынлашабыз

Район игенче-механизаторлары бөртекле, бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыюның финиш сызыгына якынлаша. Яңгырлар эш темпларын киметте, билгеле. 16 августка район буенча барлык мәйданнарның 88 процентында эш башкарылган. Бөртекле­ләр­нең уртача уңдырышлылыгы һәр гектардан 21,8 центнер тәшкил итә.

Закиров исемендәге хуҗалык комбайнчылары урып-җыюны төгәлләү алдында. "Гөбенә" агрофирмасы игенчеләре дә уракны тәмамлады инде. "Яңа юл"да,"Алтын кырлар"да, Зур Колаңгыда эш оешкан төстә бара. Игеннәрнең уңдырышлылыгы буенча "Гөбенә" агрофирмасы районда беренче урында ба­ра - гектарыннан уртача 24,4 центнер.

Бөртеклеләрне урып-җыю белән бер­рәттән терлек азыгы да әзерләнә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 16 августка район буенча барлыгы 7890 тонна печән, 56856 тонна сенаж, 5547 тонна силос хәзерләнгән. Бер шартлы терлеккә 17,50 центнер азык берәмлеге туры килә.

Яшел конвейер өчен район буенча барлыгы 1225 гектар мәйданда чәчелсә, 617 гектарда арыш, 424 гектарда көзге бодай игелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бөртекле, бөртеклекузаклы культураларны урыпҗыюның финиш сызыгына якынлаша