Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Фәния Петухова муниципаль хезмәткәрләргә хезмәтләренә бәйле рәвештә бирелгән бүләкләрне тапшыру, бәяләү тәртибе белән таныштырды

Муниципаль хезмәткәр мәктәбе дәресләрендә катнашучылар керемнәре турында мәгълүматлар тапшыру тәртибе, муниципаль хезмәткәрләргә хезмәт урынында үз-үзләрен тотышлары, эшкә бәйле төрле низагларны җайга салуга кагылышлы һәм башка мәсьәләләр буенча белемнәрен арттырды.

Район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре өчен үткәрелгән бу укулар дүрт төрле юнәлеш буенча узды. Анда җир участоклары биргәндә закон таләпләрен үтәү хакында да сүз алып барылды. Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча урынбасары Фәния Петухова муниципаль хезмәткәрләргә хезмәтләренә бәйле рәвештә бирелгән бүләкләрне тапшыру, бәяләү тәртибе белән таныштырды. Коррупциягә каршы тору буенча илкүләм план буенча Россия Хөкүмәте дәүләт хезмәткәрләренең бүләк алуын җайга салучы нигезләмә булдырды. Башкарган хезмәтенә бәйле рәвештә уздырылган чараларда, командировкаларда бүләк алучылар аның буенча өч көн эчендә хисап тотарга тиеш. Чөнки ул бүләк дәүләт милке булып санала. Бүләккә бәяләү экспертизасы үткәрәләр, теләсә, бүләк иясе аны сатып ала, теләмәсә, аны ул эшләгән органга тапшыралар. Апаста ришвәтчелекккә каршы тору буенча узган зона киңәшмәсендә Чаллы мэриясендә шундый бүләкләрне җыю буенча музей ачулары һәм анда экскурсияләр дә оештырулары хакында сөйләгәннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фәния Петухова муниципаль хезмәткәрләргә хезмәтләренә бәйле рәвештә бирелгән бүләкләрне тапшыру, бә...