Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Фотоконкурста катнашырга телисезме?

15 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр республикада "Безнең йортыбыз -Татарстан" дигән фотоконкурс үтәчәк.

Анда профессиональ фотографлар гына түгел, фотога төшерергә яратучы һәркем катнаша ала. Фотосурәтләр күпмилләтле республикабыз халкының татулыгын чагылдырырга тиеш. Фотодагы вакыйганың кайчан булганын язу кирәк. Җиңүче 20 мең сум премия белән бүләкләнәчәк. Сурәтләрнең электрон вариантын ndtfoto@yandex.ru адресына, кәгазьгә бастырылганнарын 420107, Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты, "Наш дом -Татарстан" журналы редакциясе адресына, "фотоконкурска" дигән билге белән җибәрү сорала. Хатта авторның исем-фамилиясе, адресы, телефон номеры, электрон почта адресы күрсәтелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев