Гаилә җылысы
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2011-2013 елларга исәпләгән "Татарстан балалары" максатчан программа кысаларында "Минем гаиләм" дигән бәйге игълан итте.
Әлеге бәйге чит гаиләләрдә җылы куыш тапкан 7-17 яшьлек ятим балалар арасында үткәрелә. Аның максаты- гаилә традицияләре һәм кыйммәтләрен саклау, балаларны рухи-әхлакый яктан тәрбияләүдә гаиләнең ролен күтәрү, укучыларның шәхси әхлакый, эстетик сыйфатларын үстерү, сәләтле балаларны, социаль яктан актив гаиләләрне ачыклау. Бәйгенең район этабына шушы көннәрдә йомгак ясалды. Безнең районда тәрбиягә алынган 48 бала бар, шуларның 18 е бәйгедә катнашты. Алар ясаган рәсемнәр, кул эшләре, шигырьләрнең иң уңышлылары Казанга җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев