Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Галия Кайбицкая исемендәге музейда яшь кайбычлыларга төп документны тапшырдылар

Татарстанда музейлар арасында игълан ителгән "Музей язы" акциясе старт алды. Аның беренче көнендә, 21 апрельдә,

республикабызның барлык музейларында 14 яше тулган үсмерләргә паспорт тапшыру тантаналары узды. Кайбыч

районының төрле мәктәпләрендә белем алучы ун укучы да төп документны музейда алды.

Паспортларны Федераль миграция хезмәтенең Кайбыч районындагы бүлегенең төп белгеч-эксперты вазифаларын вакытлыча башкаручы Ильфир Яруллин тапшырды. Укучыларны гомергә истә калырлык вакыйга белән котларга әти-әниләре, район башлыгының ришвәтчелеккә каршы эшчәнлек мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова да килде. Аларның һәрберсе үсмерләрне истәлекле вакыйга белән тәбрик итеп, теләкләрен җиткерде.

- Котлыйм һәм уңышлар телим дип кенә килгән идем, сезгә карап торгач, хәтеремдә мәктәп еллары яңарды. Октябрятка, пионерга, комсомолга кабул итүләр... Болар барысы да - гомергә истә калырлык вакыйгалар. Ни кызганыч, хәзер мәктәп укучылары андый баскычларны үтми, шулай да мин сезне бүгенге истәлекле көн белән тәбрик итәм һәм илебезнең лаеклы гражданнары булырсыз дип ышанам, - диде Әлфия Закирова.

Тәүге паспортларга имза куйганда укучыларның һәркайсы дулкынланды.

- Паспорт алу - бик җитди вакыйга. Бу көнне мин бик тә дулкынланып көттем. Бүген без, балалыктан чыгып, илебезнең тулы хокуклы гражданнарына әйләндек. Ләкин шуны онытмыйк: паспортлы булу мөмкинлекләр ачу белән бергә, бик күп җаваплылык та өсти, - диде Кошман мәктәбе укучысы Мәрьям Минвәлиева.

Музей хезмәткәрләре Эльмира Сафина һәм Алия Мотыйгуллина тантанага тырышып әзерләнгән. Чараның башында ук яңгыраган "С чего начинается Родина?" җыры һәркемне уйландырып, күңел кылларына кагылды. Чыннан да, нидән башлана соң ул Ватан? Әниләребезнең кытыршы кулларыннанмы? Чәчәкле-чирәмле капка төбеннәнме? Әллә инде мәктәптә шау-гөр килеп укып йөргән дусларданмы? Әйе, бар да кадерле, бар да якын, бер-берсеннән аерып булмый торган төшенчәләр. Алар барысы да туган илгә барып тоташа. Кайларга гына китеп, кайда гына яшәсәк тә, без - шушы туфрактан, без - Россия кешеләре. Башка Россия юк. Саклыйк, яклыйк илебезне, Ватаныбызның лаеклы кешеләре булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Галия Кайбицкая исемендәге музейда яшь кайбычлыларга төп документны тапшырдылар