Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Гөбенә” агрофирмасы механизаторлары язгы кыр эшләренә җиң сызганып кереште

Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, идарә белгечләре “Гөбенә” агрофирмасының Хуҗа Хәсән, Мәлки бүлекчәләрендәге машина- трактор паркларында язгы кыр эшләренә әзерлек белән танышты.

Хуҗа Хәсән бүлекчәсендә аларны агрофирма директоры Валерий Поляков, белгечләр каршы алды. Паркта ремонт эшләре нигездә тәмамланган. Баш агрономнары Рәмис Хәкимов әйтүенчә, барлык чәчү, тырмалау, культивацияләү агрегатлары әзерлек сызыгына куелган. Көздән чәчеп калдырылган 2461 гектар мәйдандагы уҗым культураларына минераль ашлама кертү уңышлы дәвам итә. Ашлама кайтару көн дә дәвам итә. Барлык агрегатларга механизаторлар, чәчүчеләр билгеләнгән. 30 марттан арпа, сабан бодае орлыгын инкрустацияләүгә керешәчәкләр. Кыр эшләрендә катнашачак механизаторлар барысы да медицина тикшерүе үткән.
Без паркта вакытта механизаторлар Альберт Лазарев һәм Рөстәм Юлчиев чәчү комплексын көйли иде. Быел Альберт Лазарев – 12, Рөстәм Юлчиев 14нче язгы кыр эшләре сезонын башлый.
Владимир Федотов та үзенә беркетелгән “МТЗ- 1221” тракторын ремонтлый. Тәҗрибәле тракторчы менә 27 ел инде туган ягы кырларын иңли.
Мәлки бүлекчәсендә дә машина- трактор паркында эш кайный. Биредә механизаторлар Олег Баринов -"Фенд", Александр Поляков- "МТЗ- 80", Юрий Молчанов "Т- 150" тракторын ремонтлап бетереп килә иде. Аларга бу эштә эретеп ябыштыручы Владимир Чарланов ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X