Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Генерал-майор белән очрашу

Узган атнаның сишәмбесендә Апас мәдәният йортында Татарстан Республикасы хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин һәм Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Кайбыч, Апас, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Югары Ослан районнарының армия яшендәге егетләре белән очрашты.

Яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатындагы әлеге очрашуга безнең районнан Олы Кайбыч җирлегенең хәрби өстәл начальнигы Рушания Миңнуллина җи­тәк­челегендә 11 егет барды. Тиз­дән хәр­би хезмәткә чакырылачак яшүс­мер­ләр Апас аграр көллиятендә дә булды һәм биредә хәрби хезмәткә әзерләнү мөм­кин­лекләре, техника паркы белән танышты. Генерал-майор булачак солдатларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин чыгышыннан күренгәнчә, районда өч ел элек хәрби хезмәткә әзерлек курс­лары ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Генералмайор генералмайор Сергей Погодин

2
X