Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Гиппократ антына тугрылар

Яңа ел бәйрәме көннәрендә дә район медиклары халык сәламәтлеге сагында тора.

Районның баш врачы Газимагомед Магомедов әйтеп узганча, бәйрәм вакытында үзәк сырхауханәдә дежур торучы врачларның графигы расланган инде. Дарулар, азык-төлек белән тәэмин итүдә дә өзеклекләр юк. Ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы тәүлек әйләнәсе эшли. Бу атнаның чәршәмбесендә фельдшер-акушерлык пунктлары фельдшерлары катнашында узган җыелышта авыл җирлекләрендә халыкка медицина ярдәме күрсәтүдә өзеклекләргә юл куелмаска тиешлеге, ялгыз яшәүчеләр, социаль яктан тотрыклы булмаган гаиләләрне контрольдә тоту кирәклегенә басым ясалды. Ял көннәрендә дә фельд­шерлар кәрәзле телефоннарын сүндермәскә, авырулар чакыруы буенча өйләренә барырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел бәйрәме көннәрендә район медиклары