Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Гомер буе балалар укыткан Наилә әби Хәмидуллина заман белән бергә атлый

Авылларга чыгып китсәң, кемнәр белән генә очрашмыйсың да, нинди генә язмышлы кешеләр белән күрешмисең?! Һәркемнең язмышы - үзе бер китап. Гомерен укытучылыкка багышлаган Наилә Хәмидуллина да катлаулы тормыш юлы узган.

Хәзерге көндә Мөрәледә иң өлкән кешеләрнең берсе ул. Наилә апа янына керсәң, тиз генә чыгып китә алмыйсың, дигәннәр иде, нәкъ шулай булып чыкты да. Наилә әби, чыннан да, сөйләшергә ярата. Зиһене яхшы, күзе күрә, дөрес, колагы гына менә "үзенеке түгел". Тик әллә ни зыян юк, кычкырыбрак сөйләшсәң, рәхәтләнеп аралашырга була. Дүрт-биш төрле газета укый, кроссвордларга кадәр чишә.

Наилә әбинең тормыш юлы башкаларныкына охшамаган. Сатмыш авылы кешесенә кияүгә чыгып, ире белән 51 көн генә яшәп кала ул. Бәрәңге чүбен утаганда кинәт кенә яшенле яңгыр килеп чыгып, ирен яшен суга. Берникадәр вакыттан соң, хатыны дөнья куеп, берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала белән калган кешегә тормышка чыгып, дүрт ятим балага әни була ул. Ул вакытта үзенең бер кызы була. Япь-яшь килеш биш баланы тәрбияли, мәктәптән дә калмый. Наилә әби гомер буе мәктәптә балаларга татар теле һәм математикадан белем бирә. Укытучылык эшенә ул җиде еллык мәктәпне тәмамлауга ук керешә. Тора-бара Казанда укып, белемен күтәрә. Ул вакытта класста балалар саны бик күп - 33-35тән ким булмый торган иде, ди. Иң яраткан фәне математика булган.

Картаймышлы көнендә Ходай Тәгалә Наилә әбине ялгыз калдырмаган - Казанда яшәүче кызы Роза, бар тормышын калдырып, әнисен карарга дип, авылга кайткан. Берничә ел инде биредә яши. Өйне тәртиптә тора, тәмле ризыклар пешереп сыйлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гомер буе балалар укыткан Наилә әби Хәмидуллина заман белән бергә атлый