Гомерләр бирелә бер генә
Узган атнаның шимбәсендә республика балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең видеоконференция режимында утырышы үткәрелде.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, комиссия рәисе Равил Моратов җитәкчелегендә узган әлеге утырышта яшүсмерләр арасында үз-үзенә кул салу күренешләрен кисәтү, профилактик эшчәнлек алып баруда үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Анда ТР Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары вәкилләре чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев