Гриппка каршы вакцина
Тиздән район үзәк сырхауханәсенә гриппка каршы вакцина кайтартылачак.
Врач-эпидемиолог Сәлидә Закирова сүзләренә караганда, быел 3200 доза вакцинага заказ бирелгән. Гриппка каршы вакцина, беренче чиратта, мәктәпкәчә яштәге балаларга, укучыларга, балалар бакчалары тәрбиячеләренә, укытучыларга, медицина хезмәткәрләренә, өлкән яштәге кешеләргә ясалачак. Йогышлы авырудан саклануның иң отышлы юлы - иммунлаштыру узу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев