Гуманитар ярдәм җибәрелде
Краснодар өлкәсендә су басудан зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәмнең Кайбычтан беренче партиясе бүген озатылды.
Муниципаль районның оешма, учреждение коллективлары авыр хәлдә калганнарга ярдәм итү акциясенә теләп кушылды. Республика башкаласына озатылган беренче йөк партиясе үз эченә азык-төлек, су, хуҗалык кирәк-яраклары, урын-җир әйберләрен ала. Гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев