Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Халык контроле» – ТР дәүләт мәгълүмати системасы

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә муниципаль берәмлек җитәкчеләре "Халык контроле" системасында гражданнарны борчыган мәсьәләләрне хәл итүләре турында даими рәвештә хисап тотарга тиеш.

Бу дәүләт хакимиятенең башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген камилләштерүдә халыкның фикерен исәпкә алу өчен эшләнә. Дәүләт хакимияте органнарының гражданнар белән үзара хез­мәттәшлегенең бердәм системасының ике ай эшләве дәверендә республика буенча меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән. Гражданнар күтәргән мәсьәләләр торак-коммуналь хуҗалыгы, төзекләндерү, юллар торышы, җәмәгать транспорты, җәмәгать туклануы, медицина хезмәте күрсәтү һәм башка өлкәләргә карый. Кайбыч муниципаль районына килсәк, Совет аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова сүзләренә караганда, "Халык контроле" электрон системасы аша мөрәҗәгатьләр кабул ителмәгән. Район халкы сыналган юлны сайлый - алдан язылып, кабул итү көнендә, һәр атнаның сишәмбесендә Кайбыч муниципаль район Советына килеп, район башлыгы белән очрашып сөйләшәләр. Массакүләм мәгълүмат чаралары гражданнарның мөрәҗәгатьләрен канәгатьләндерү турындагы мәгълүматны ай саен яктыртып бара. Кайбыч муниципаль районының дәүләт мәгълүмати системасын http://kaybici.tatarstan.ru/ сылтамасы буенча табарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Халык контроле”