Халыкара бәйгедә җиңү
"Авыл дэнс" бию коллективы Казанда узган Халыкара фестивальдән җиңү белән кайтты.
Хореограф Ренат Хәйруллин һәм Рамилә Әбләзова җитәкчелегендә шөгыльләнүче Олы Кайбыч мәктәбе укучылары узган атнаның шимбәсендә хореография буенча Халыкара "Хәрәкәт-2012" фестиваль-конкурсында катнашты. Ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында узды. Кайбычның яшь биючеләре ирланд биюен башкарды һәм "Халык биюләре" номинациясендә икенче урынны яулады. Аларга бирелгән II дәрәҗәдәге лауреат дипломына жюри рәисе, ЮНЕСКО каршындагы Халыкара иҗат буенча оешма әгъзасы, Венгрия Фәннәр академиясенең музыка институты этнохореографы Ласло Фельфелди да кул куйган. "Хәрәкәт- 2012" фестивале әле беренче тапкыр гына үткәрелгән һәм анда алтмыштан артык коллектив чыгыш ясаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев