Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Халыкара форумда

10 октябрьдә Казанда йогышлы булмаган авырулар профилакикасы һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча "Сәламәт тормыш өчен" дигән беренче Халыкара форум ачылды.

Форумны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, РФ Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Александр Жуков, чит ил белгечләре, Татарстан врачлары катнашты. Анда катнашучылар арасында район үзәк сырхауханәсенең баш врачы Газимагомед Магомедов, дәвалау буенча урынбасары Гөлнара Сафиуллина һәм районга яңа кайткан яшь белгеч- онколог Бәхтияр Нигъмәтуллин да бар иде. Баш врач сүзләренә караганда, соңгы 50 елда йогышлы булмаган авырулар- йөрәк-кан тамырлары, онкология, матдәләр алмашы, үпкә, астма кебек авырулар эпидемия характерын алды, чөнки алар еш күзәтелә, алардан үлем очраклары да зур. Форумның масаты да халык игътибарын сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлтү. Йогышлы булмаган авыруларны профилактикалауда моның әһәмияте аеруча зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халыкара форум