Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Халыкара шәфкать туташлары көне уңаеннан Кайбыч үзәк сырхауханәсендә бәйрәм тантанасы узды

- Безнең районда авыруларга 114 шәфкать туташы медицина ярдәме күрсәтә, - диде сырхауханәнең баш шәфкать туташы Лилия Мифтахова. -Хирургия бүлегендә алар өлкән шәфкать туташлары Резедә Насретдинова, терапиядә - Гөлфия Насыйбуллина, поликлиникада Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендә эшли. Башкарган хезмәтебез үтә дә җаваплылык таләп итә, халык сәламәтлеге сагында торабыз бит. Без врач кушкан...

- Хирургия бүлегендә унбишенче елын эшлим, -ди Дамира. - Хезмәтемне яратам, әмма җиңел дип әйтә алмыйм. Юл һәлакәтләренә очраучылар, тән җәрәхәтләре алучыларны да безгә китерәләр. Аларның сыкрануларына карап үзебезнең йөрәк әрнесә дә, сиздермибез, хәлләрен җиңеләйтү өчен барысын да эшлибез. Төнге сменада да эшләргә туры килә. Авыруларның төрле характерлысы бар, барысына да җайлашырга тиешбез.

Сәламәтлек сагында нәтиҗәле эшләүче Гөлнур Сәлахиева, Оркыя Гарәфетдинова, Гөлназ Сәлахиева, Рамилә Зиннуровага баш врач сырхауханәнең Мактау кәгазьләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халыкара шәфкать туташлары көне уңаеннан Кайбыч үзәк сырхауханәсендә бәйрәм тантанасы узды