Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хатын-кызлар – тормыш чәчәге

"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" дигән республика бәйгесе быел Татарстанда 15нче тапкыр үткәрелә. "Татарстан хатын-кызлары" иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасының Профсоюзлар федерациясе гамәлгә куйган әлеге бәйгенең хәзерге вакытта зона турына әзерлек бара. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган видеоконференциядә "Татарстан хатын-кызлары" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Вәлиева хәбәр итте.

Быел әлеге бәйгедә җиңүчеләр түбәндәге номинацияләргә карап бүленәчәк: "Хатын-кыз - Ана" - балалар тәрбияләүгә намуслы карашы белән җәмгыять тарафыннан хөрмәткә лаек табылган хатын-кызлар арасында; "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият" - сәнгать, мәдәният, мәгариф өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән хатын-кызлар арасында; "Хатын-кыз - галим" - фән үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызлар арасында;

"Язмышым-һөнәрем" - республика предприятиеләренең төрле тармакларында эшләүче хатын-кызлар арасында (әлеге номинация ТР Профсоюзлар федерациясе тарафыннан оештырыла); "Хатын-кыз лидер"- иҗтимагый хәрәкәтләрдә үзен лидер һәм сәләтле оештыручы итеп күрсәткән, җәмгыять проблемаларын хәл итүдә үз тирәсенә актив хатын-кызларны туплый алучылар арасында; "Өлкән яшьтәге хатын-кыз" - яшьтәшләренә узган еллар байлыгы белән горурланырга гына түгел, җәмәгать эшләрендә актив катнашырга, ветераннарны яшьләр белән эшләүгә тартучы, аларга үз тәҗрибәсен бирүче хатын-кызлар арасында; "Хатын-кыз - бизнес-леди" - хатын-кыз эшмәкәрләр арасында; "Хатын-кыз - ел үрнәге" - узып баручы елда эшчәнлекнең төрле өлкәләренә югары нәтиҗәләргә ирешкән хатын-кызлар арасында; "Изге йөрәкле ир-ат", "Ир-ат - лидер" - хәйрия эшчәнлегендә, үзен алдынгы җитәкче итеп таныткан ир-атлар арасында. Бәйге сигез зонада үткәрелә. Буада Иделаръягы районнары арасында 6 февральдә узачак бәйгедә Кайбычтан дүрт хатын-кыз катнаша. Бу хакта видеоконференциядән соң район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Ел хатынкызы. Ел ираты: хатынкыз карашы”

2
X