Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хезмәттәшебезне котлыйбыз!

15 cентябрьдә "Кайбыч таңнары" газетасының бүлек мөхәррире, журналсит Мингазиз Сөнгатуллинга 50 яшь тулды.

Мингазиз Миншәһит улы редакциядә ике дистә елдан артык хезмәт куя. Кайбычка ул Әлки районыннан редактор буларак кайтты. Район газетасы яңадан чыга башлаган авыр еллар иде бу. Сөнгатуллиннар гаиләсенең кайтуын, редакция тормышына яңа сулыш өрүен түземсезлек белән көтүебез әле дә хәтердә. Алар коллективка, эш процессына шундук кереп китте, ышанычлы дусларга әверелдек. Вакыт узганы сизелмәде дә, бүлек мөхәрриренең "Кайбыч таңнары"нда туплаган тәҗрибәсе биниһая зур: районда Мингазиз бармаган, каләме аша яктыртмаган бер генә почмак та калмады, аны белмәгән кеше юктыр. Нинди генә темага алынса да, ул аны ахырынача өйрәнә, халыкка үтемле итеп җиткерә, һәм барысын да вакытында башкара. Шуңа күрә дә без аны ихлас күңелдән яратабыз.

Кадерле хезмәттәшебез, юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Иҗат уңышлары, кызыклы темалар, яңа ачышлар, нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс яшәү көче, гаилә бәхете телибез!

"Кайбыч таңнары" газетасы редакциясе хезмәткәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев