Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хезмәттәшләренә ярдәм иттеләр

Краснодар өлкәсенең Крымск шәһәрендә булган фаҗига берәүне дә битараф калдырмый. Россия Пенсия Фонды хезмәткәрләре беренчеләрдән булып су басудан зыян күргән хезмәттәшләренә ярдәм итүне оештырды.

Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлегенең профсоюз оешмасы мөрәҗәгатендә әйтелгәнчә, фаҗига Краснодардагы хезмәттәшләрен дә читләтеп үтмәгән, 72 гаиләгә зыян китергән. Россия Пенсия фондының Кайбычтагы идарәсе хезмәткәрләре дә аларга адреслы ярдәм күрсәтте: 20 кешелек коллектив бер көнлек хезмәт хакын махсус исәп-хисап счетына күчерде. Идарә хезмәткәрләре бәла-каза кичергән Крымск халкына гуманитар ярдәм йөзеннән урын-җир, юыну кирәк-яраклары, азык-төлек тә тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X