Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хәрби хезмәткә әзерләнәләр

15 октябрьдә Кама Тамагы районында Иделаръягы зонасы районнарының көзге чакырылышта РФ Кораллы Көчләре сафларына алыначак егетләре арасында спортның хәрби- гамәли төрләре буенча ярышлар үткәрелде.

Булачак солдатлар кыска арага йөгерү, турникта тартылу, гер күтәрү, кул көрәштерү, Калашников автоматын вакытка сүтеп-җыю һәм башка спорт төрләре буенча көч сынашты. Кайбычлылар командасының төп өлешен 135 нче һөнәр училищесы курсантлары тәшкил итте. Гер күтәрү буенча барган ярышта шәхси беренчелектә Олы Кайбычтан Раил Хәйретдинов беренче урынны яулады. Гомуми нәтиҗәләр буенча якташларыбыз өченче призлы урынга чыгып, диплом белән бүләкләнде. Бу җиңү егетләребезнең хәрби хез­мәткә әзер булуларын күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хезмәткә әзерләнәләр

2
X