Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хәтер яңарту җыены

Моннан берничә ел элек Татарстан Хөкүмәте Татарстанның халык язучыларының каберләренә һәйкәл-ташлар кую турында карар кабул иткән иде.

Узган атнаның җомгасында Казанның татар зиратында Хәтер яңарту җыены үткәрелде. Бу көнне Кайбычны илһамым-мәхәббәтем дип атаган олуг шагыйребез Шәүкәт Галиев, шулай ук язучылар Мөдәррис Әгъләм, Фәнис Яруллин, Рафаэль Мостафин каберләренә ташлар куелды. Шәүкәт Галиевның кабер ташына инде канатлы сүзләргә әйләнгән "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел" дигән сүзләр уелган. Татар зиратына керү юлында да шушы сүзләр язылган. Скульптор Дмитрий Кузнецов тарафыннан ясалган һәйкәлләр шактый катлаулы иҗат процессы нәтиҗәсендә барлыкка килгән, эскизлар мәрхүмнәрнең гаиләләре белән килештерелгән. Алар һәр әдипнең иҗат үзенчәлегенә, шәхесенә туры китереп башкарылган. Хәтер яңарту җыенында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, башка язучылар, Хөкү­мәт вәкилләре, мәр­хүм­нәрнең туганнары катнашты. Харис хәзрәт Салихҗан мәрхүмнәр рухына багышлап Коръән укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Хөкүмәте Хәтер яңарту җыены Шәүкәт Галиев