Хуҗа Хәсән фермасы савымчысы – Татарстанда абсолют чемпион
Хуҗа Хәсән фермасы савымчысы Мария Таймасова машина белән сыер саву операторларының республикасы бәйгесендә абсолют чемпион исемен яулады.
21-22 июль көннәрендә Питрәч районындагы "Ак Барс-Питрәч" агрофирмасы базасында үткәрелгән әлеге бәйгедә ул үз эшенең чын остасы булуын күрсәтте. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров һәм идарәнең терлекчелек бүлеге начальнигы Рафаил Сөнгатуллин да катнашты. Мария Таймасова алга таба россиякүләм бәйгедә Татарстан данын яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев